«Россия Студентлар отряды» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының «классик» номинациясендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча 8 төбәктән 14 отряд финалга чыкты, алар арасында Татарстан командасы да бар. Барлыгы 42 төбәктән 62 гариза кабул ителгән.
Конкурс финалында республиканы «Эверест» педагогик отряды тәкъдим итәчәк, ул инде 4 ел дәвамында эшләп килә һәм 2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында иң яхшы педагогик студентлар отряды булып тора.
Көз көне финалистлар "Иң яхшы СПО-2020" исеме өчен көрәшәчәк. Конкурсантларны 20дән артык эксперт, тәрбия, педагогика һәм психология өлкәсендәге белгечләр, иҗтимагый берләшмәләр, мәгариф һәм фәнни оешмалар, иҗади берлек һәм үзәк вәкилләре, шәһәр яны балалар сәламәтләндерү лагерьлары өлкән вожатыйлары бәялиячәк.