Казан радиомеханика көллиятендә «Электроника» компетенциясенең махсуслаштырылган үзәге базасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары старт ала. Әлеге үзәк «Мәгариф» илкүләм проектының «Мәгариф үсеше» дәүләт программасы кысаларында 2020 елда колледж тарафыннан алынган федераль грант акчасына төзелгән.
8 августтан 12 августка кадәр Россия төбәкләрендә 2020 елда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII милли чемпионаты финалында катнашу өчен «Электроника» компетенциясе буенча сайлап алу ярышлары узачак. Ярышларда бөтен илдән иң яхшы конкурсантлар Милли чемпионат финалында катнашу хокукы өчен көрәшәчәк, ул 6-21 сентябрьдә төбәк мәйданчыкларында узачак.
Казан радиомеханика көллияте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе һәм ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге ярдәмендә ике яшь төркеме өчен «Электроника» компетенциясе буенча сайлап алу һәм финал ярышларын уздыру өчен конкурс мәйданчыгы оештыра: WorldSkills 16-22 яшь һәм WorldSkills Junior 14-16 яшь. Мәйданчык тулысынча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) берлеге тарафыннан килештерелгән инфраструктур таләпләргә туры китереп җиһазланган.
Өч көн дәвамында конкурсантлар аппарат белән тәэмин итү, программалаштыру, җайланмаларны җыю һәм көйләү, электрон приборларны төзекләндерү һәм үлчәү буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтәчәк.
Сайлап алу ярышлары дистанцион форматта узачак, конкурсантлар үз компетенцияләре буенча махсуслаштырылган үзәктә, шулай ук махсус җиһазландырылган, камералар урнаштырылган мәйданчыкта ярышачак. Аларны ярышлар белән идарә итү үзәкләрендә булган WorldSkills Russia берлеге экспертлары бәяләячәк.
Көллият сайтына сылтамалар: