Россия Мәгариф министрлыгы өзлексез режимда 2020/21 уку елы башлануга әзерлекне алып бара һәм координацияли. Моның белән бәйле мәсьәләләр мәгариф өлкәсендә региональ башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән видеоконференц-элемтә режимындагы киңәшмәдә тикшерелде, аны Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Екатерина Толстикова уздырды.