Россия транспорт университеты укучыларны онлайн-лагерьда катнашырга чакыра

2020 елның 7 августы, җомга

Россия транспорт университеты 20-22 августта көллият һәм техникумнарның 1-2 курс студентлары һәм югары сыйныф укучылары өчен онлайн-лагерь оештыра.

Экспертлар балаларны балалар технопаркы һөнәрләре һәм «Предуниверсарий» үзәге эше юнәлешләре белән таныштырачак. Смена кысаларында әйдәп баручы тармак белгечләре мастер-класслары һәм профориентация уеннары узачак. Онлайн-смена вакытында уйлап чыгарылган иң яхшы проектлар РТУ студентлары тарафыннан эшләп бетереләчәк һәм  гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International