Татарстанның Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаган егет дүрт фәннән БДИны 400 баллга диярлек тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
«Бездә ике йөз баллы укучылар Чаллыда, Кукмара районында - Ядегәр авылында бар. Бу көчле педагоглар булган җирдә, шәһәр яки авылмы ул, кайда яшәвенә карамастан, укучы яхшы әзерләнә дигән сүз. Чөнки программа барысы өчен дә бертөрле», - диде мәгариф һәм фән министры.
Кукмара районы авыл мәктәбен тәмамлаган Инсаф Фәйзрахманов имтиханнарны - рус теле һәм информатика һәм ИКТ буенча — 100әр, физика буенча — 99, профильле математика буенча 94 баллга тапшырган.
«Менә дигән нәтиҗә, минемчә, — диде министр. - Бездә бишәр имтихан тапшыручылар һәм яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр дә бар. Кагыйдә буларак, мондый балалар төрле яклап үсештә».