Алабугада август конференциясендә мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырачаклар

2020 елның 7 августы, җомга

14 августта Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе узачак. Автомобильләр кую урынында Татарстан Президенты республика муниципаль районнары башлыкларына мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырачак.

Гадәттәгечә киңәшмәдә республика җитәкчелеге һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары белән мәгариф мәсьәләләре каралачак. Кунакларга Алабуга районы мәгариф системасының инновацион проектларын күрсәтәчәкләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина кунакларның проектлар белән танышуы Alabuga international school халыкара мәктәбеннән башланачагын хәбәр итте. Шуннан соң танышу өчен Алабуга политехника көллияте булачак, анда кунакларны автомобиль төзелеше өлкәсендә эшләүче белгечләрне әзерләү остаханәләре белән таныштырачаклар. Колледж территориясендә Алабуга районы сәнәгать предприятиеләре продукциясе экспозициясен урнаштырачаклар.

КФУның Алабуга институты милли проектлар һәм онлайн-белем бирү буенча проектларын тәкъдим итәчәк. 1 сентябрьдән 5нче номерлы мәктәп КФУның структур бүлекчәсе булачак. Ректор һәм район җитәкчесе инициативасы Татарстан Президенты тарафыннан хупланды. Кунаклар инновацияләр һәм заманча методикалар, технологияләр кертү өчен тәҗрибә мәйданчыгында да булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International