Быел Яшел Үзән районында барлыгы 622 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлаган. Барысы да урта белем турында аттестат алып чыккан.
2020 елда районда 100 баллы нәтиҗә – 12, шулай итеп, 2019 елгы рекорд узылган, ул чакта БДИның югары нәтиҗәләре ике тапкырга кимрәк булган.
Моннан тыш, 3нче гимназияне тәмамлаган Дарья Трофимова рус теле һәм җәмгыять белеме буенча ике имтиханны 100 баллга тапшырган, ә 9нчы лицейдан Даниил Шунин район тарихында беренче тапкыр физика буенча югары балл алган.
Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре дә сөендерә. Уртача балл 76,83 тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечтән ике баллга югары. Җиде чыгарылыш сыйныф укучысы 100 балл җыйган. Һәр икенче Яшел Үзән укучысы рус теле буенча эшен 80 һәм аннан да күбрәк баллга язган.
Математика буенча уртача балл 61,43 тәшкил итә, бу республика күрсәткечләреннән югарырак.
Районда сайлап алынган фәннәрнең уртача баллары шулай ук республика күрсәткечләреннән югарырак.