Мәктәпләрдә тикшерү эшләре үткәрү сроклары билгеләнде

2020 елның 7 августы, җомга

Бөтенроссия тикшерү эшләре 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр барачак. Мәктәпләр әлеге вакыт аралыгында тикшерү эшләре графигын үзләре төзи ала.

График буенча 5-8 сыйныфларда тикшерү эше штат режимында 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр, 9 сыйныфларда апробация режимында узачак. Контроль үлчәү материаллары вариантлары һәр мәктәп өчен шәхси рәвештә ВПР биремнәре банкыннан формалаша. Тикшерү алдагы уку елы программасы буенча үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International