БДИда 100 балл алган укучылар Президент премиясен алачак. Түбән Камада сигез чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханны югары балларга тапшырган.
Алар арасында 35 нче лицей укучысы Дмитрий Никифоров та бар. Егет рус теле буенча иң күп балл җыйган. Ул әзерлек вакытында зур кыенлыклар килеп чыкмады, дип уртаклашты. "Төп әзерлекне мин мәктәптә рус теле дәресләрендә алып бардым. Укытучым Валентина Казанковага рәхмәт әйтәсем килә. Ул мине бик тырышып әзерләде, - дип уртаклашты укучы.
Тагын бер йөз балл җыючы шул ук лицейны тәмамлаучы - Максим Пыстогов. Егет химия буенча югары балл җыйган. Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүләр һәм уңышлы тапшырылган имтиханнар аңа илнең күп кенә абруйлы югары уку йортларына ишек ачты.
Кирилл Самойлов 6 нчы мәктәптә 100 баллга имтихан тапшырган бердәнбер укучы булды. Өстәмә имтихан буларак егет географияне тапшырырга булган. БДИ тапшыруга ныклап әзерләнгән, хәзер Санкт-Петербургта университетка керергә җыена.