Россия Мәгариф министрлыгының укытучылар һәм ата-аналарга дистанцион белем бирүне оештыруда методик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линиясе яңа уку елы алдыннан үз эшен дәвам итә. 18 марттан 6 августка кадәр белгечләр 54 588 консультация уздырган, шуларның 129ы - соңгы атна дәвамында.
Шалтыратулар 46 төбәктән килгән. Аларның күбесе Мәскәү өлкәсе, Мәскәү, Краснодар крае, Санкт-Петербург һәм Оренбург өлкәсеннән. Укучыларның әти-әниләрен яңа уку елы кайчан башланачагы һәм дәресләр ничек үткәреләчәге кызыксындыра. Алар шулай ук белем алу өчен читтән торып уку һәм гаилә формасына күчү мөмкинлекләре турында сорадылар. Кайнар линиягә мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше балаларны компьютерлар белән тәэмин итүгә кагылган.
Исегезгә төшерәбез, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы кайнар линиясе тәүлек буе эшли, телефоны: 7 (800) 200-91-85.