Россиядә "Минем мәктәп" дәүләт суперсервисы барлыкка киләчәк

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Россиядә “Минем мәктәп” дип аталучы дәүләт суперсервисы булдырырга җыеналар. Электрон көндәлек һәм журналлар, балалар бакчасына һәм мәктәпкә язылу, имтихан һәм олимпиада нәтиҗәләре – барысы да шунда булачак. Россиянең Мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, “Минем мәктәп” берничә сервис һәм мәгълүмат базасын үз эченә алачак. Бу әти-әниләр үзләренә кирәкле мәгълүматны тиз генә таба алсын, укытучылар, мәктәп белән һәрвакыт элемтәдә булсын өчен эшләнә. Суперсервис ярдәмендә балалар бакчасына чиратка басып, мәктәпкә, түгәрәкләргә язылып, көндәлек билгеләрне белеп, контроль эшләр, имтиханнарның нәтиҗәләрен карап булачак. “Минем мәктәп” төбәкләрдәге электрон системаларны да берләштерәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International