График буенча 5-8 сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләре эше штат режимында 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр, 9 сыйныфларда апробация режимында узачак. Тикшерү алдагы уку елы программасы буенча үткәрелә.
Рособрнадзор сүзләренә караганда, ВПР яз көне читтән торып укудан соң балаларның белемнәрен тикшерү һәм кайсы юнәлештә ныграк эшләргә кирәклеген билгеләр өчен кирәк. Аңа нигезләнеп уку предметлары буенча программаларга төзәтмәләр кертелергә мөмкин.