Алабугада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 100дән артык беренче сыйныф укучысы портфельләр алачак

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Яңа уку елында Алабугада беренче тапкыр 1300 укучы парта артына утырачак.  Алабугада 123 беренче сыйныф укучысы ярдәмгә мохтаҗ. Акция кысаларында шулай ук аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 2-11нче сыйныф укучыларына, инвалид булган ата-аналар белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга хәйрия ярдәме күрсәтү күздә тотыла. Мәктәп портфеле комплектының составы традицион булып кала — бу канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелма, мәктәп формасы комплектлары.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе масштаблы булырга һәм яшь гражданнарга яхшылык һәм гаделлекнең булуына ышанырга ярдәм итәргә тиеш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International