БДИ-2020: Казанда 98 укучы имтиханны 100 баллга тапшырды

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

2020 елда Казанда БДИны 6002 чыгарылыш сыйныф укучысының 5650-се тапшырды. Эпидемологик вәзгыять аркасында йомгаклау аттестациясе 3-нче июльдән 8-нче августка кадәр үткәрелде. Имтиханнарда катнашучыларның иминлеге өчен 37 имтихан бирү пунктында тиешле профилактик чаралар - тамгалар салу, килү графигы, температураны үлчәү, битлек режимы, дезинфекция үткәрелде.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 12 укучы өчен имтиханнар өйдә оештырылды.

Рус теле буенча уртача балл узган ел белән чагыштырганда 0,45-кә арткан. Рус теле буенча иң яхшы нәтиҗәләрне «Елена-Сервис» мәгариф учреждениесе, КФУ каршындагы лицей, 36-нчы номерлы гимназия күрсәтте.

Профильле дәрәҗәдәге математика буенча уртача балл узган ел белән чагыштырганда 5,56 баллга кимеде. Математикадан иң югары баллны 131-нче номерлы лицей, КФУ IT-лицее, «СОлНЦе» мәктәбе укучылары күрсәтте.

Мәҗбүри фәннәр буенча Казан чыгарылыш укучыларының нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән рус теленнән 3,01 баллга, ә математикадан - 4,55 баллга югарырак.

Быел сайлап алу буенча иң кирәкле предметлар гадәттәгечә җәмгыять белеме (36,2%), физика (21,3%), биология (16,1%) булды. Инглиз теле (13,9%) һәм тарих (10,0%) тагын да зуррак популярлык җыя.

Узган ел белән чагыштырганда, Казан чыгарылыш сыйныф укучылары 14 предметның 6-сы буенча, шул исәптән рус теле, физика, география, җәмгыять белеме, тарих, француз теле буенча уртача баллны яхшырта алган.

Имтиханнарда минималь бусаганы үтә алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өлеше 2,12%-ка арткан. Быел рус теле һәм математикадан канәгатьләнерлек булмаган билгеләр алганннар өчен имтиханны яңадан бирү мөмкинлеге гамәлдән чыгарылды. Моннан тыш, күпләр «кирәк була калса» дип сайлап алу предметлары санын арттырды, чөнки быел алар аттестатларны мәҗбүри БДИ тапшырмыйча алдылар. Шул ук вакытта аттестатларны БДИ нәтиҗәләреннән башка бирү быел медалистларның сизелерлек артуы белән аңлатыла. Шулай итеп, 779 чыгарылыш сыйныф укучысы медаль алды, бу 2019 елга караганда 194-кә күбрәк.

Узган ел белән чагыштырганда, 80 баллдан һәм аннан да күбрәк баллык эшләр саны 1,03%-ка арткан. 80 һәм аннан да югары баллга барлыгы 4440 имтихан эше бәяләнгән.

БДИны 100 баллга 98 катнашучы тапшырган - узган елга караганда 4-кә күбрәк. Өстәвенә, 7 чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы ике фән буенча максималь нәтиҗә алган. Аларның өчесе - 131-нче номерлы лицейда тәрбияләнүчеләр, икесе - К(П)ФУ IT-лицеенда укучылар, берсе - 18-нче номерлы мәктәпне һәм тагын берсе - 89-нчы номерлы мәктәпне тәмамлаучылар.

Рус теле буенча йөз баллы эшләр саны 35-кә кадәр артты. Татарстан Республикасында биология буенча йөз балл җыючы ике укучы бар, һәм икесе дә Казан мәктәпләреннән: 96-нчы номерлы гимназияне һәм 131-нче номерлы лицейны тәмамлаучылар. Быел әдәбият буенча иң югары нәтиҗә туплаган 26 чыгарылыш сыйныф укучысының яртысыннан күбрәге - казанлылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International