Чирмешән районында мәктәпкә баручы 203 балага уку әсбаплары тапшырылачак

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Чирмешән районында, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында, 203 бала ярдәм алачак. Мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тутырырга иганәчеләр ярдәм иткән. 

Уку-язу кирәк-яраклары тутырылган бакчалар беренче сыйныфка баручы 32 балага биреләчәк, ә калганнары - 2-11 сыйныф укучылары. Иганәчеләр ярдәме белән тутырылган букчаны тәрбиягә алынган ун бала да алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International