Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда иң күп балл җыйган чыгарылыш укучылары белән очрашты.
Район җитәкчесе кызларның имтиханда уңышларын билгеләп үтте һәм аларга планшет белән чәчәк тапшырды. Кызлар рус теле буенча имтиханда 100 балл җыйган. Иң югары нәтиҗәгә 4нче гимназия укучысы Виктория Осипова һәм 6нчы мәктәп укучысы Вероника Хусейнова иреште.
Чыгарылыш укучылары имтиханның җиңел сынау булмавын таныды. Алар бердәм дәүләт имтиханнарына 10 сыйныфта ук әзерләнә башлаган. Мәктәптә дәресләрдән тыш, Виктория һәм Вероника мөстәкыйль рәвештә дә күп шөгыльләнгән. Кызлар Казан федераль университетына укырга керергә җыена.