Түбән Каманың бер авылында мәктәп һәм балалар бакчасы булган күпфункцияле үзәк ачыла

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

 Түбән Кама районының Борок авылы үзәгендә күпфункцияле үзәк төзелә. Анда 14 урынлык башлангыч мәктәп һәм 15 урынлы балалар бакчасы да булачак. 

Алты ел элек авылда узган гасырның 30нчы елларында төзелгән мәктәпне япканнар. Искергән бина ремонтланырга тиеш булмаган һәм белем бирү процессы өчен яраклы булмаган. Уку елы ахырына кадәр мәктәп укучылары я Сухарево, я Түбән Камага укырга барган.

 Яңа берләштерелгән үзәк төзелешенә республика бюджетыннан 47 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Объектны октябрьдә ачу планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International