Төбәкләр яңа уку елында укытучыларның һәм укучыларның сәламәтлеген саклау буенча тәкъдимнәр алды

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Роспотребнадзор тарафыннан алдагы уку елында укытучыларның һәм укучыларның сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк тәкъдимнәр әзерләнгән һәм төбәкләргә җибәрелгән.

Ул үз эченә термометрия оештыруны, шулай ук, укучылар күпләп тупланмасын өчен, үткәрү системасы эшен булдыруны ала. Таләпләр арасында - биналарны җыештыру һәм җилләтү, дезинфекция режимын көчәйтү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен кирәкле шартлар тудыру, азык-төлек блоглары персоналы тарафыннан шәхси саклану чараларын (битлек һәм перчатка) куллану. Һәр сыйныфка, җибәрелгән рекомендацияләр нигезендә, аерым кабинет беркетелә (махсус җиһазлар таләп итә торган кабинетлардан тыш). БДИ уздыру вакытында өстәмә саклану чараларын кертү яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, һәм бу уңай тәҗрибәне бөтен ил буенча белем бирү процессына таратырга кирәк. Таләпләр белән җентекләбрәк Роспотребнадзор сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International