Татарстан педагоглары мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге турында фикер алышты

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

18 августта видеоконференц-элемтә режимында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август конференциясе кысаларында “Хәзерге заманда мәктәпкәчә белем бирү: һәркем файдалана алырлык булу һәм эчтәлекне яңарту” темасына мәктәпкәчә белем бирү секциясе утырышы узды. ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә узган утырышта шулай ук мәгариф идарәсе органнары белгечләре һәм методистлары, мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләрен алып баручы белгечләр, балалар бакчалары җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты. Катнашучылар Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре, аны һәркем файдалана алырлык итү, эчтәлекне яңарту, Алабуга муниципаль районы балалар бакчалары педагогларының уңышлы эш тәҗрибәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International