Талантлы мәктәп укучылары 125 мең сумлык грантка дәгъва итә ала

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Математика, информатика һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә югары казанышлары булган укучылар 125 мең сум күләмендә дәүләт грантын алачак.

Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты буенча грантка математика, информатика һәм цифрлы технологияләр буенча 2018-2019 уку елы олимпиадаларында һәм конкурсларда җиңүчеләр яки призерлар, шулай ук әлеге профильләр буенча фәнни — тикшеренү эшләре өчен бүләкләр яки призлар алган укучылар һәм патентлар яки таныклыклар алган укучылар дәгъва итә ала.

Катнашу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша 1 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

Агымдагы елда Россиянең 850 укучысына грантлар бирү планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International