17 августта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Зур тәнәфес» бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә «Бизнес һәм эшмәкәрлек» дигән яңа тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Тематик атна кысаларында бизнес өлкәсендәге экспертлар мәктәп укучылары өчен онлайн-лекторияләр үткәрәчәк, ә яшь эшмәкәрләр конкурста катнашучылар белән үз проектларын эшләтеп җибәрү тарихы белән уртаклашачак. Шулай ук «Зур тәнәфес» бергәлегендә уңышлы стартап булдыру һәм аны гамәлгә ашыру өчен кайда ярдәм табу турында тематик мастер-класслар узачак. Моннан тыш, Стратегик инициативалар агентлыгы челленджлары узачак, алар барышында укучылар үзләрен эшмәкәрләр ролендә сынап карый, үз проектларының идеяләре белән уртаклаша һәм алар өчен бизнес-планнар эшли алачак.