Мамадышның политехника көллияте яңа уку елына әзерләнә, барлык белгечлекләргә студентлар җыю төгәлләнеп килә. Традиция буенча «автомеханик» һәм «технолог» белгечлекләренә ихтыяҗ зур.
Элеккеге кебек үк, «технологлар» төркеменә 25 кешене алачаклар, «автомеханиклар» арасында яңа уку елында кызлар булмаячак.
Көллияттә лицензия буенча авыл хуҗалыгын механикалаштыру, җәмәгать туклануы продукциясе технологлары, икътисад һәм бухгалтерлык хисабы, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, шулай ук башка һөнәрләргә укырга мөмкин.
Булачак студентлар арасында мамадышлылар гына түгел, Саба, Балык Бистәсе, Алабуга, Кукмара районнары егетләре һәм кызлары да укыячак.
Кабул итү комиссиясе Роспотребнадзор киңәшләрен үтәп эшли, керү контроле, барлык кирәкле саклану чаралары үтәлә. Яңа уку елы гадәти режимда башланачак, әмма социаль дистанцияне сакларга һәм битлек кияргә кирәк булачак.