Теләчедә беренче сыйныфка баручы 85 укучыга портфель тапшырдылар

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре  республиканың Теләче районында беренче сыйныфка баручы 85 балага портфель тапшырды. Бу чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында узды. 

Тантаналы чара Теләче авылының үзәк паркында узды. Булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләрне транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин тапшырды.

Мәктәп портфельләренә кирәкле канцелярия кирәк-яраклары тутырылган. Аерым алганда, аларда дәфтәр, пластилин, фломастер, линейка, төсле карандаш, гуаш, пумала, төсле кәгазь, балалар иҗаты өчен җыелма һәм уку өчен кирәкле башка әйберләр бар. Һәр рюкзакка «STOP» яктылык кайтаручы билгесе беркетелгән.

Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә теләктәшлек күрсәтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International