Республикада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында секцияләр эше дәвам итә

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

18 августта видеоконференция режимында республиканың педагогик хезмәткәрләрен өзлексез һөнәри үстерү секциясе «Универсаль компетентлык һәм функциональ грамоталылык: иртәгә уңышлы булсын өчен бүген нәрсә өйрәнергә» темасына үз эшен башлады. Чарада мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары, квалификация күтәрү буенча методистлар, функциональ грамоталылык буенча экспертлар, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин «Педагогик хезмәткәрләрне һөнәри үстерү системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында» дип аталган төп доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International