Бүген Россиянең югары уку йортлары абитуриентларны бюджет урыннарына кабул итә башлый. Укырга керүчеләр исемлеге югары уку йортларының рәсми сайтларында урнаштырылачак.
20 һәм 21 августта югары уку йортлары өстенлекле тәртиптә укырга керүче абитуриентлардан гаризалар кабул итәчәк. Ягъни керү сынауларыннан башка һәм квота кысаларында. Аларны кабул итү турында боерык 22 августта барлыкка киләчәк.
22 һәм 23 августта бюджет урыннарына керүче абитуриентлардан кабул итү сынаулары нәтиҗәләре буенча кабул итүгә ризалык турында гаризалар алына.
Укырга керүнең икенче дулкыны 24 августта башланачак, ә аның нәтиҗәләре 26 августта билгеле була. Югары уку йортлары өстәмә кабул итү турында 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш.