Татарстан студентларын «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 18 августы, сишәмбе

"Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" конкурсы быел онлайн-форматта узачак. Анда инновацион проектлар авторлары катнаша ала, алар республиканың фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсеш проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

Бәйгенең номинацияләре: "Перспектива", "Мәгарифтә инновацияләр", "Инновацияләр старты", "Наноимпульс", "Цифрлы икътисад", "Елның иң яхшы уйлап табышы", "Социаль әһәмиятле инновацияләр", "Яшьләр инновацион проекты", "Милли технологик инициатива проектлары".

Конкурсның беренче этабы 2020 елның 15 октябрендә төгәлләнәчәк. Җиңүчеләр 25 мең сумнан 220 мең сумга кадәр акчалата грантлар алачак, быел гомуми бүләкләү фонды 12,8 млн сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International