Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе дәвам итә. Акция кысаларында быел 7 меңнән артык булачак беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтеләчәк.
Республиканың Алабуга, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Саба һәм Сарман районнарында 1022 укучы ярдәм алган инде. Хәйрия акциясе август ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Акция буенча тапшырыла торган мәктәп портфельләренә канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар керә.
Ул 2007 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. 2007-2019 елларда 194,4 меңнән артык беренче сыйныф укучысы һәм 2-11 сыйныф укучылары 249 миллион сумнан артык ярдәм алган.