Татарстанда «Без – галәм!» республика медиаконкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда 1-нче июньнән «Без – галәм!» республика медиаконкурсы уздырыла. Ул өч юнәлеш буенча үтә: «Текст эшләре», «Видеоэшләр» һәм «График эшләр». Анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге барлык теләүче яшьләр катнаша ала.

«Текст эшләре» юнәлешендә 4 номинация каралган: «эссе», «хикәя/повесть», «әкият/мәсәл» һәм «шигырь». «Видеоэшләр» юнәлешендә катнашучылар «видеоролик», «моушн-дизайн» һәм «гиф-сурәт» номинацияләрендә җиңә алалар. Конкурста «График эшләр» юнәлешендә катнашырга теләүчеләр «фотоэшләр», «инфографика», «стикерпак», «постер» һәм «мем» номинацияләрендә җиңү өчен ярыша ала.

Катнашучылар конкурска эшне кәгазь форматта да, электрон форматта да тәкъдим итә ала.

Катнашуга гаризалар 1-нче сентябрьгә кадәр кабул ителә. Сентябрьдә конкурсантлар эшенә бәя бирү, шулай ук нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү узачак.

Тулырак мәгълүматны конкурс турындагы нигезләмәдән белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International