Мишустин сыйныф җитәкчеләренә түләү өчен өстәмә 212 млн сум бүлеп биргән

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә 212,8 миллион сум өстәмә акча бүлеп бирү турындагы боерыкка имза куйды. 

«Россия Финанс министрлыгына «Гомуми белем бирү» бүлекчәсе буенча каралган бюджет ассигнованиеләрен 2020 елга дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмалары укытучыларына класс җитәкчелеге өчен айлык акчалата бүләкләүгә 212 млн 812 мең сум күләмендә бирергә», диелгән карар текстында.

Россиядә 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләре саны арту сәбәпле, өстәмә акча бүлеп бирелде. 2020 елда әлеге ярдәм чарасына барлыгы 24,7 млрд сум тотылачак.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү билгеләргә кушты. Бүләкләү күләме аена 5 мең сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта педагогларга элек билгеләнгән региональ компенсацияләр дә түләнәчәк.

Бу акча өстәмә йөкләнеш алырга әзер сыйныф җитәкчеләренә һәм укытучыларга ярдәм булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International