2021 елдан информатика буенча БДИ компьютер форматында булырга мөмкин

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Информатика буенча БДИ 2021 елдан компьютер формасына күчереләчәк. Бу елның көзендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Россия төбәкләрендә имтиханның мондый формасын сынап караячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.

«Уку елы башланыр алдыннан информатика буенча компьютер БДИ демоверсиясе бастырылачак. Сентябрь-октябрь айларында без аның турында киң җәмәгатьчелек фикер алышуын уздырачакбыз. Үзгәрешләр турында мәгълүмат информатика укытучысына һәм имтиханда катнашучыларның барысына да җиткерелергә тиеш. Барлык төбәкләрнең дә БДИ үткәрүнең мондый форматына әзерлеген тагын бер кат тикшерү өчен апробацияләр үткәреләчәк», - диде мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.

Информатика буенча компьютер БДИын үткәрү өчен киләсе елда барлык имтихан пунктларының техник әзерлеген тикшерәчәкләр. Бу фән буенча БДИ үткәрү пунктларын яңа техника белән җиһазландыру планлаштырыла. Моннан тыш, әлеге имтиханны үткәрүдә катнашкан БДИны оештыручыларны да өйрәтәчәкләр.

Имтиханның компьютер формасы 27 биремне үз эченә алыр дип көтелә, шул исәптән 10 – база авырлык дәрәҗәсе, 13 – арттырылган һәм дүрт – югары дәрәҗә авырлыкта булачак. Махсус практик программалаштыру, электрон таблицалар белән эшләү һәм мәгълүмати эзләнү өчен биремнәрнең яңа формалары эшләнде. Барлык җаваплар автомат рәвештә тикшереләчәк. Имтиханны тапшыру вакыты элеккечә калачак - 3 сәгать 55 минут. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International