Казан федераль университетында студентларның стипендиясе 5 процентка артачак

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Казан федераль университетының барлык студентларга стипендияләрне 5 процентка арттыру мөмкинлеге бар. Бу хакта туры эфирда КФУ ның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский хәбәр итте.

"КФУда 1 сентябрьдән - студентларга, 1 октябрьдән аспирантларга стипендияне 5% ка арттыру мөмкинлеге булуы әйтелде. Стипендиаль тәэмин итү буенча безнең студентлар күп төрле категориягә кертелгән. Стипендиянең иң азы - 2 мең 100 сум, аннан - 3 мең 150 сум һәм алга таба инде арттырылган стипендияләр бара», — дип сөйләде югары уку йорты проректоры.

Таюрский сүзләренә караганда, Казан федераль университетында 30 мең студент белем ала, вузның Чаллыдагы филиалында — 12-13 мең, Алабугада — 7 меңгә якын. Бу саннарны исәпкә алсак, стипендияләрне 5% ка арттыру да миллион сумнар тәшкил итүе күренә. Шуңа мөмкинлектән чыгып хәл итәбез", - дип өстәде ул.

КФУ мәгълүматларына караганда, 20 августка университетка бирелгән гаризаларның гомуми саны 81 мең 936 тәшкил иткән. Казан университетына БДИ буенча максималь балл алган 473 абитуриент документлар тапшырган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International