Казанлыларга мәктәп ашханәләрендә вакансияләр тәкъдим итәчәкләр

2020 елның 21 августы, җомга

28-нче августта Казан паркларында һәм скверларында вакансияләр ярминкәләре узачак. Шәһәр халкы мәктәп ашханәләрендәге вакансияләр турында беләчәк.

Чарада казанлылар Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты кадрлар хезмәте вәкилләре һәм уку йортлары вәкилләре белән очрашачак, ә вакансиягә җавап биргән эш эзләүчеләр кыйммәтле призларны уйнатуда катнаша алачак.

Вакансияләр ярминкәләре 11.00-дән 13.00-гә кадәр Академик Парин урамындагы скверда, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында, шулай ук «Крылья Советов» паркында узачак, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International