“Мәктәп укучылары өчен мәдәният” ведомствоара проекты кысаларында “Мәдәни ботаника” акциясе старт алды

2020 елның 21 августы, җомга

"Мәктәп укучылары өчен мәдәният" ведомствоара проекты кысаларында "Мәдәни ботаника" акциясе старт алды, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Акциянең башлануы хакында Россия Мәдәният министрлыгы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм М.В. Ломоносов исемендәге МГУ Ботаника бакчасы белән берлектә игълан итте.

Акция "Яндекс" компаниясе катнашында социаль челтәрләрдә флешмоб форматында узачак. Укучылар билгеле бер үсемлек турында үз тикшеренүләрен уздыра, аның тарихын һәм мәдәнияттә символикасын өйрәнә, шулай ук аның характеристикалары турында ботаниклар күзлегеннән сөйли алачак. Үзеңнең ачышларың һәм фотосурәтләрең белән #культурнаяботаника хештегы астында социаль челтәрләрдә бүлешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International