Россиянең барлык төбәкләре дә башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү өчен федераль финанслау алды

2020 елның 21 августы, җомга

Россия Федерациясенең барлык субъектлары да  1-4 нче сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру өчен федераль бюджеттан финанс ярдәме алдылар. 2020 елда бу максатларга федераль бюджетта  22 миллиард сумнан артык акча бүленгән.

Төбәкләргә субсидияләр бирү турында кирәкле өстәмә килешүләр төзелде. Субсидия күләме әзерләнгән мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары саныннан чыгып исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International