Балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәге балалар ялын һәм балалар-яшүсмерләр туризмын оештыруга багышланган "Объективта җәй" Бөтенроссия ачык медиапроектлар фестивален башлап җибәрә.
Конкурс 1-20 сентябрьдә үткәрелә, үз эшләрен 2020 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә катнашкан 12-17 яшьлек мәктәп укучылары, шулай ук 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге вожатыйлар тәкъдим итә ала.
Моның өчен конкурс битендә теркәлү узарга һәм бер яки ике номинациядә катнашу өчен гариза бирергә кирәк.
Гаризага таләпләр нигезендә әзерләнгән документларны һәм видеороликны беркетергә кирәк.