19 августта видеоконференц-элемтә режимында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында муниципалитетлардагы башкарма комитетлар җитәкчеләре секциясе утырышы булды. Аның темасы - "Кеше капиталын үстерүнең нигезе буларак мәгариф, фән һәм җитештерүнең системалы интеграциясе". Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов уздырды. Секциядә муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, муниципаль мәгариф идарәсе органнары башлыклары һәм аларның укыту-методик һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты. Катнашучылар республикада гомуми белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре, һөнәри белем бирүне үстерү өстенлекләре, шулай ук Татарстанда "Мәгариф", "Демография" һәм "Фән" илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.