Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстанда педагогик кадрларны әзерләү вазыйфасы КФУга йөкләнә
2013 елның 11 феврале, дүшәмбе
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар турында” коллегия утырышы уза. Утырышта ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республикада педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталып, Татарстанда педагогик кадрларны әзерләү вазыйфасы КФУга йөкләнүен билгеләп үтте. ТР Мәгарифне үстерү институты бу системада контроль орган ролен үтәячәк.
Республикада педагогика көллиятләре системасы яңартылып, укытучылар әзерләүдә төп игътибар зур мәгариф үзәкләренә биреләчәк.
КФУ ректоры Илшат Гафуров үз чиратында бу вузда укытучыларны әзерләүдә нык алга китүләрен, федераль программаларның моңа мөмкинлек бирүен, Идел буенча иң көчле педагогик һәм психологик потенциалның биредә туплануын белдерде. Билгеле булганча, КФУ бүгенге көндә ТДГПУ, Алабуга педагогика институтлары кебек уку йортларын берләштерә.
Илшат Гафуров яхшы укытучылар әзерләүдә һәм аларның белемен күтәрүдә материаль ресурслар гына түгел, ә шәхси амбицияләрнең зур роль уйнавын әйтеп үтте. Аның әйтүенчә, КФУда физика укытучылары – Физика институтында, химия укытучылары Химия институтында әзерләнәчәк.
Ул ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка педагогик юнәлештә уздырылган олимпиадаларда җиңгән укучыларны КФУга педагогик белгечлекләргә максатчан укырга кабул итү төркемнәренә тупларга тәкъдим итте.
Бүгенге көндә республикада Педагогик белем бирү буенча координацион совет эшли. Аны Энгель Фәттахов һәм Илшат Гафуров җитәкли. Ул педагогик белем бирү, укытучыларның белем күтәрү процессын яңартуны күз алдында тота.
КФУ ректоры укытучыларның белемен күтәрүдә интернет аша семинарларда, виртуаль берләшмәләр эшендә катнашуны алга сөрүен белдерде. “КФУ порталында педагогик капитал салынган”, - диде ректор. Ул шулай ук педагогларның мәгълүмат банкын булдырырга тәкъдим итте. Илшат Гафуров тәкъдим иткән тагын бер яңалык мәктәпләргә иҗтимагый аккредитация үткәрү белән бәйле.
Фото http://prav.tatarstan.ru сайтыннан
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
17
апрель, 2026 ел
Казанның ике укучысы Россия җыелма командасы составында 60 нчы Менделеев олимпиадасында катнаша
15 апрельдән 23 апрельгә кадәр М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында химия буенча 60 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) уза.
Физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды
31 мартта узган физика һәм биология буенча БДИның вакытыннан алда уздырылган чоры нәтиҗәләре расланды.
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча өстәмә йомгаклау әңгәмәсе 20 апрельдә узачак
20 апрельдә 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча өстәмә йомгаклау әңгәмәсе узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз