20 апрельдә 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча өстәмә йомгаклау әңгәмәсе узачак.
Ул түбәндәгеләр өчен каралган:
• төп көндә җитди сәбәпләр аркасында катнаша алмаган укучылар;
• «сынау үтмәде» (незачет) нәтиҗәсен алган укучылар.
Йомгаклау әңгәмәсендә Татарстан Республикасының 72 мәктәбеннән 105 тугызынчы сыйныф укучысы катнашачак.
Йомгаклау әңгәмәсе иртәнге сәгать 9:00да башлана.
Нәтиҗәләре белән танышу: 25 апрельдән дә соңга калмыйча.
Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен уңышлы үтү — дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелү өчен мәҗбүри шарт.