Зәйдә район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

2020 елның 21 августы, җомга

 “Энергетик” Мәдәният сараена белем һәм тәрбия бирү проблемалары турында фикер алышуга мәгариф тармагында хезмәт куючы 150ләп хезмәткәр чакырылды. Зур педсоветның темасы - “Белем һәм тәрбия: Зәй  районы мәгариф системасы үсешенең төп юнәлешләре”. Киңәшмәдә  Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы мәгариф өлкәсенә күзәтчелек һәм контроль департаментының бүлек башлыгы Рәйсә Хисамова, КФУның Алабуга институты, Чаллы педагогика  университеты вәкилләре  һ.б. катнаша. Киңәшмәдә катнашучылар өчен ачык һавада ТАССРга 100, Бөек Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International