Әлмәт районында 2021 елда илкүләм проект кысаларында өч балалар бакчасы төзеләчәк

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Татарстанның Әлмәт районында 2021 елда "Демография" илкүләм проекты кысаларында 500 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу хакта мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская Әлмәттә узган педагогларның август киңәшмәсендә хәбәр итте.

“Демография” илкүләм проектында мәктәпкәчә белем бирүне үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән чаралар комплексы каралган. Узган елны 440 урынлык ике балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, аларның өчтән икесе - ясле төркемнәр", - дип сөйләде Павловская.

Аның сүзләренә караганда, районның 90 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 13 меңгә якын бала йөри. «Быел 2750 бала балалар бакчаларына җибәрелде. Өч яшьтән зурырак балаларның барысы да балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителгән. Соңгы биш елда Әлмәттә җиде яңа балалар бакчасы төзелде, анда 1,3 мең бала урнаштырылган», - дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе башлыгы.

Соңгы өч елда  Әлмәт районында 627 млн. сумга 39 балалар бакчасы ремонтланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International