Чистайда беренче сыйныфка баручыларга яңа букчалар тапшырдылар

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Чистайда беренче сыйныфка бара торган 48 балага яңа букчалар тапшырдылар. Бу уңайдан тантаналы чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында «Чистай» мәдәни үзәге мәйданчыгында узды. 

Чистай балаларына бәйрәм оештырдылар. Балаларның күбесе мәктәп формаларын кигән иде.

Булачак беренче сыйныф укучылары өчен букчаларны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм Чистай зональ электр челтәре узелы хезмәткәрләре әзерләгән. Шулай ук балаларны әтиләр советы рәисе Артем Кипров котлады.

Чистай районы башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов балаларга һәрвакыт белемгә омтылуларын теләде.

Малайларга һәм кызларга букчаларын алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хәлит Гарифуллин һәм 3нче территориалль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Софья Хәсәнова тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International