Әлки районында беренче сыйныфка баручыларга беренче букчалар таратылды

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

19 августта район мәдәният йортында беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тулы букчалар тапшыру тантанасы булды. Чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында узды. 

Быел беренче сыйныфка 182 бала керәчәк. Ләкин пандемия белән бәйле рәвештә Базарлы Матак мәктәбенә керүче балаларның бер өлеше генә чарада катнашты. Әлегә беренче сыйныфка баручы 14 укучы гына портфельле булды. Калган балалар букчаны бераз соңрак алачак.

Чарада медицина хезмәткәрләренең балаларына да альбомнар һәм дәфтәрләр, буяулар һәм төсле карандашлар тулы портфельләр өләштеләр. Беренче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен яңа уку елы белән Үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина котлады.

Тантана кызыклы концерт программасы белән үрелеп барды. Бәхетле балалар һәм чарада катнашучыларның барысы да чара ахырында истәлеккә фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International