Татарстан педагоглары милли мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

2020 елның 20 августында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең видеоконференция форматында милли мәгариф буенча секция утырышы узды.

Киңәшмә эшендә милли белем бирү буенча методистлар (белгечләр), татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары һәм гимназияләр директорлары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Әхмәтҗанова Лилия Марс кызының «Милли мәгариф: үсеш траекторияләре» темасына доклады тыңланды. Шулай ук Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Мәгариф идарәсенең милли эшләр методисты А.А.Балобанованың, Алабуга муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының педагогик коллективлары чыгышлары яңгырады. Киңәшмә «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р. Шәмсетдинованың чыгышы белән тәмамланды.

Киңәшмә кысаларында конструктив дискуссияләр, 2019/2020 нче уку елы нәтиҗәләре анализланды, татар милли мәгарифе өлкәсендә булган проблемалар тикшерелде, милли мәгарифне үстерү юнәлешләре билгеләнде.

Секцион утырышта катнашучылар саны 100 гә якын кеше тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International