Татарстанда тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы психологны сайладылар

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

20-21 августта онлайн-форматта “Педагог-психолог - 2020”  тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсының финалы булды. Анда зона этабында җиңүче 12 катнашучы көч сынашты. Алар һөнәри квестны хәл итүдә үз осталыкларын күрсәттеләр һәм психологик-педагогик практиканы гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Сынау нәтиҗәләре буенча 6 финалист сайлап алынды, алар проблемалы психологик-педагогик вәзгыятьне ачыкларга тиеш иде. Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре игълан ителде.

1 урын - Лаеш муниципаль районының психологик-педагогик хезмәте психологы Илмира Аюкаева.

2 урын - Яшел Үзән муниципаль районының “Аленушка” 25 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы педагог-психологы Дарья Шулаева.

3 урын - Яр Чаллы шәһәренең Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясе педагог-психологы Гөлназ Хәлилова.

"Педагог-психолог - 2020" тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсы лауреатлары:

1. Биектау муниципаль районының "Сандугач" балалар бакчасы педагог-психологы Гөлнара Карабанова,

 2. Казан шәһәре Мәскәү районының 120 нче мәктәбе  педагог-психологы Светлана Кузовкова,

3. Бөгелмә муниципаль районының 2 нче лицее педагог-психологы Ирина Черникова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International