Яңа уку елында Татарстанның 447 мең укучысы тиз йөрешле интернет белән тәэмин ителәчәк

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ил буенча тиңдәшсез программа ахырына якынлаша. «Цифрлы икътисад» проекты кысаларында һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси йөкләмәсе буенча, яңа уку елы башына барлык мәктәпләр, аерым алганда, 1 680 мәгариф учреждениесе югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак. 

Мәктәпләрне интернетка тоташтыру ADSL технологиясе урынына ВОЛС (җепсел-оптик элемтә линияләре) яңа технологияләр буенча башкарылачак. "Оптика" уку йортларын 100 Мбит/с дан да ким булмаган сыйфатлы һәм өзлексез интернет белән тәэмин итәчәк.

Масштаблы программа стартына кадәр ВОЛС буенча Интернетка 635 республика мәктәбе тоташтырылган иде инде (шуларның 27се - 2019 елда). Шулай итеп, 2020 елның 1 сентябренә кадәр 1 045 белем бирү оешмасында тиз йөрешле Интернет үткәрергә кирәк булачак. Бүгенге көндә республиканың 1 037 мәктәбендә төзү-монтаж эшләре тәмамланган инде. Эшләр тизләтелгән темпта бара, уку елы башына һәр мәктәптә тотрыклы Интернет барлыкка килсен өчен.

Программа ярдәмендә, интернетка өстәмә рәвештә Татарстанның 73 663 укучысы керәчәк. 1 сентябрьгә 446 388 укучы тиз йөрешле интернет белән тәэмин ителәчәк. Бу һәр укучыга, аның шәһәрдә яки кечкенә генә авылда яшәвенә карамастан, дөнья тәртибенә керешергә, шулай ук үз-үзен тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр бирәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген өстенлекле бурычларның берсе - республиканың теләсә кайсы почмагында сыйфатлы белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, дип берничә тапкыр ассызыклады. Үткәрелә торган программа укучыларның уңышлы үсеше өчен тигез шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International