Әлки районында 222 сыйныф укытучысы айлык өстәмә акча ала башлаячак

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Беренчел мәгълүматларга караганда, Әлки районында хезмәт хакына өстәмә 222 сыйныф укытучысы алачак. 

1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләренә хезмәт хакына ай саен 5 мең сум өстәп түләү каралган. Ул федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Алабуга шәһәрендә укытучыларның август киңәшмәсендә хәбәр итте.

Хәзер мәктәп коллективы укучыларны каршы алырга әзерләнә, кабинетларны тәртипкә китерә, территорияне төзекләндерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International