Сентябрь-октябрь айларында мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак. Россия мәктәп укучылары хәрәкәте (РДШ) балалар арасында узган уку елы һәм читтән торып уку вакытында нинди белемнәр алулары, җәй көне китаплар укыганнармы, тикшерү эшләре өчен нинди бәяләр көтүләре турында сораштыру уздырды. Онлайн-тестта бөтен илдән 2 300 дән артык укучы катнашты.
Сораштырылган балаларның 61% мәктәп белән бәйле бөтен нәрсәне дә күз алдыннан алып куймаган. Аларның 39% ы җәйгә әдәбият исемлегеннән китаплар укый. Тагын 9% укучы БДИ һәм ТДИга әзерлек буенча җыелмалардан биремнәрне алдан ук эшли башлаган. 7% бала буш вакытын чит телләрне өйрәнү һәм чит телләрдә текстлар укуга багышлаган, ә 5% физика һәм математика буенча мәсьәләне чишкән. Сораштырылганнарның 1% ы гербарий җыйган ("әйләнә-тирә дөнья" дәресе өчен кирәк). Әмма калган 39% укучы җәй көне мәктәп программасы турында онытып торуын таный.