Быел урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре бик күп. Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, укырга керергә теләүчеләр гаризаны почта һәм электрон формада (кайбер субъектларда - дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре төбәк порталлары аша) җибәрә ала. Һәм уку йортында буш урыннар калса, укырга кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтыла. Шул ук вакытта көллиятләр көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку форматына документлар кабул итү срокларын үзләре билгелиләр.
- Без барлык бюрократик киртәләрне юкка чыгарырга тырыштык. Абитуриент "Россия почтасы" ярдәмендә, электрон почта аша, дәүләт хезмәтләре төбәк порталлары ярдәмендә, гади һәм уңайлы формада үз документларының сканнарын, шул исәптән медицина белешмәләрен җибәрергә мөмкин. Документларны электрон форматта җибәрергә була, ә оригиналларны ел ахырына кадәр китерергә кирәк, - дип сөйләде элегрәк РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко. - Укырга кабул итү турындагы боерыклар 26 августта һәм 1 сентябрьдә чыгачак.