Хезмәт министрлыгы югары уку йортында укуны таләп итми торган иң перспективалы һөнәрләрне билгеләде

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы топ-50 белгечлек тәкъдим итте, алар бары тик профильле көллияттә яки техникумда гына укуны таләп итә. Приказ проекты Федераль норматив хокукый актлар порталы сайтында бастырылган.

Билгеләп үтелгәнчә, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә әзерлекнең иң перспектив юнәлешләрен билгеләүдә ярдәм итәргә тиешле исемлек илнең барлык төбәкләреннән 9 меңнән артык предприятие һәм оешма катнашкан онлайн-сораштыру нигезендә формалаштырылган. Шулай ук 2020 елның беренче яртысында рекрутмент сайтларында урнаштырылган вакансияләргә анализ ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International