Уку елы башлану, бушлай туклану һәм класс җитәкчелеге өчен түләүләр буенча Россия Мәгариф министрлыгының федераль кайнар линиясе эшен дәвам итә

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгының кайнар линия операторлары уку елы башлану, башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү һәм класс җитәкчелеге өчен түләүләр мәсьәләләре буенча шалтыратулар кабул итә һәм консультацияләр үткәрә. Консультацияләр тәүлек буе 8-800-200-91-85 телефоны буенча уздырыла.

Шулай ук балалар ялы, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге, балалар һәм яшүсмерләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча федераль кайнар линияләр дә эшләвен дәвам итә. Әлеге кайнар линияләрнең телефоннары Россия Мәгариф министрлыгы сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International